Курчак театры китапханәдә кунакта! (6+)

12 октябрь көнне 14 нче санлы китапханәдә, «Китапханәдә скрайбинг. Китапны җанландыр» проекты кысаларында, Чаллы дәүләт курчак театры тамашасы үтте. Әлеге проект Мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Укучылар өчен рус халык әкияте мотивлары буенча Татарстан Республикасының атказанган артисты Игорь Клюев куелышында «Теремкәй-йорт» спектакле күрсәтелде. Балалар кечкенәдән таныш әкиятләрен тын да алмый, зур кызыксыну белән карады. 

Театр кукол
14 фил. 5
14 фил. 4
14 фил. 3
14 фил. 2
14 фил. 1

«Теремкәй-йорт» – ул үзара дус, нәни җәнлекләр – теремкәйдә яшәүче Озынборын, Чебен, Тычкан, Куян, Бака, Төлке, Бүре һәм Аю турында балалар өчен гыйбрәтле вакыйга. Төп геройлар үз мисалларында дуслык-татулык һәм якыннарга теләктәшлек итүнең нинди булырга тиешлеген күрсәтте. 

Спектакль балаларга да, өлкәннәргә дә ошады. Курчаклар, декорацияләр, музыка – барысы да соклану тудыра! Актёрлар — чын профессионаллар, спектакль барышында алар, сәхнәдә баручы вакыйгаларга җәлеп итеп, балаларга мөрәҗәгать итте. 

Балалар өчен шундый кызыклы спектакль күрсәтүне оештыруда катнашучыларның барысына да рәхмәт. Чара китапханәдә яхшы кәеф, уңай тәэсирләр тудырды һәм укучылар хәтерендә әле озак сакланыр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: